"Балкып яна Яңа ел утлары"

2018 елның 29 декабре, шимбә

27 декабр көнне “Үзәкләштерелгән клублар системасы” автоклубы иҗат төркеме “Балкып яна Яңа ел утлары” күңел ачу программасы белән Абалач авылында чыгыш ясады. Сәйтәк, Бәрешле, Тойма авылы клублары үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тамашачыларга дәртле биюләр, җыр-моң, ялкынлы чыгышлар бүләк итттеләр. Кыш бабай Абалач авылында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.  Авылдашларын матур җырлары белән  Гөлназ Рәхмәтуллина һәм Азалия Шәйхетдинова да куандырдылар.  Абалач китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә лотерея уеннары да оештырылды. Авыл поселениесе башлыгы Илнар Шамил улы Исрафилов узып баручы ел йомгаклары белән таныштырып, киләсе елга планнар белән уртаклашты, изге теләкләрен юллады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International