Илең турында уйласаң, гомерең озын була

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

8 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар шагыйре Фатих Кәримнең 110 еллыгы уңаеннан "Илең турында уйласаң, гомерең озын була" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.

Китапханәче Ф.Кәримнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, китап укучылар шагыйрьнең сугыш елларында окопларда язган ялкынлы шигырьләрен ике телдә: русча да, татарча да укып киттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International