Без каникулда - укулар дәвам итә

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

6 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә фән һәм техника атналыгы уңаеннан "Без каникулда - укулар дәвам итә" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.

Кышның салкын, саф һавасында уйнап алгач, балалар китапханәгә җыелды. Алар мәктәптә алган белемнәрен яңартып төрле предметлар буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Кайбер сораулар бик җиңел тоелса да, әле җавап таба алмый торганнары да очрады, шуңа күрә бу бераз белем хәзинәсен тулыландыру да булды. Монда җиңүче дә, җиңелүче дә билгеләнмәде, барысы да тырышыбрак укырга, белемнәрне уку елы дәвамында ныгытырга дигән теләктә калдылар. Чара ахырында китапханәче аларны баллы күчтәнәчләр белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International