4 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби клубы утырышы узды.
Узган елга нәтиҗә ясап, яңа елга планнар каралды. Якташ шагыйрьләребез Дифгат Сирай, Марсель Гыймазетдиновның кышкы табигатькә багышланган шигырьләре тыңланды. Диләрә Хуҗина, Гөлниса Евдокимова үзләренең яңа иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучылар яңа әдәбият белән танышып, аралашып, үзләрен рухи яктан баетып киттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)