Татар Чаллысы авылында "Раштуа могҗизалары" дип аталган бәйрәм оештырылды. Чара кунаклары мәдәният йортында күңелле ярышларда катнашып, үзешчәннәр әзерләгән ял программасын тамаша кылганнан соң, саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар.