9 гыйнварында Г. Камалның 140 ел туу уңаеннан Турай авыл китапханәсендә «Татар драматургиясе классигы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Китапханәче татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты, язучының татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләде. Очрашу слайд һәм видео-презентацияләре белән үрелеп барды, анда аның мемориаль әйберләре, хатлары, фотографияләре һәм башкалар тәкъдим ителде. Әлеге чарага «Г. Камал-татар драмасы әдәбиятенең атасы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)