Раштуа утырмасы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Сәйтәк авылы клубы  хезмәткәрләре    кышкы каникуллар  вакытында  балалар өчен төрле чаралар әзерләде. Һәр көн балалар өчен күңелле уеннар оештырылды. “02”Кислород”  проекты кысаларында  балалар һәм яшусмерләр милли уеннар белән таныштылар һәм бик теләп  уйнадылар. “Раштуа утырмасы”нда бәйрәм тарихы белән танышып, “Сочельникум” уены аша үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук бәйрәмгә кагылышлы уен-йолаларны башкардылар. Саф һавада һәм клуб залында һәрдаим хәрәкәтле  һәм өстәл уеннары оештырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларның  кышкы ялларын файдалы һәм мавыктыргыч уздыру өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International