7 гыйнварь көнне Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре Украинадан күчеп килеп Сәйтәк авылында яшәүче күп балалы Грибачевлар гаиләсен Раштуа бәйрәме белән котлады. Балаларга чәй өстәленә күчтәнәчләр бирелде. Һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды. Бу гаиләдә ике яшьтән унҗиде яшькә кадәрле сигез бала яши. Араларында инвалид бала да бар. Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү мәдәният хезмәткәрләренә бик куанычлы булды. Балаларга күчтәнәчләрне авыл клубы белән берлектә эшмәкәр Гизатуллин Ф.И. бирде.
.jpg)