Бәзәкәдә күңелле яллар

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникулларның сонгы көнендә бәзәкәлеләр һәм балалар өчен күмәк чана шуу оештырылды. Бу матур чарага күчтәнәчләрен төяп Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Кунакларны Тәнзилә апа һәм Рәфис абый  Сибгатуллиннар телеңне йотарлык тәмле коймак һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйладылар. Мондый сыйлардан соң минем китәсем дә килми диде Кыш бабай һәм безнен белән рәхәтләнеп чана шуды.     Тугызынчы һәм сигезенче дистәне ваклаучы апаларыбыз да әлеге күмәк ялдан бик кәнәгать калдылар: балачакларыбызга кире кайткандай булдык диде алар, зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Дөнья мәшәкатьләре болай да җитәрлек бит, дуслар! Ялларыбызны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрик!

Бу чараны уздыруда  спонсорлык ярдәме күрсәткән “Алмаз” кибете хуҗаларына- зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International