12 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классигы, атаклы драматург, татар профессиональ театрына нигез салучы һәм аны үстерүчеләрнең берсе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Театрда -Камаллар династиясе" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Китапханәче Г. Камалның иҗаты, тормыш юлы, Камаллар династиясенең: Габдулла Камал, Габдрахман Камал, Зәйнәп Камалова, Әнәс Камал, Фатыйма Камалова, Гәүһәр Камаловаларның татар театрына керткән хезмәтләре турында сөйләп үтте. Китап укучылар драматургны шагыйрь буларак та белеп, аның шигырьләрен, сәхнә өчен язган кыска пьесаларын, "Беренче театр", "Бәхетсез егет" әсәрләреннән өзекләр укыдылар, татар театры турында альбомны карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)