13нче гыйнвар көнне Камай мәдәният йортында искечә Яңа елга багышланган "Җырлап ачыла күңел" ял кичәсе уздырылды. Кичә татар халык җырларыннан төзелгән ярышлардан булды. Ярышта "Былбыллар" һәм "Сандугачлар"командалары катнашты. Рима Юзикиева, Зөлфия һәм Гөлсинә Зиннатуллиналар, Миннахметова Асия җырларны күп белү буенча аерылдылар. Башкортстаннан кайткан кунак Набиуллин Нәкыйп үзенен монлы җырлары белэн һәркемнен күңеленә хуш килде. Бу ярышта 15:16 “Сандугачлар” командасы җинү яулады. Ял кичәсе өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
