Песәй авылы халкы Иске Яңа ел бәйрәмен матур концерт карап билгеләп үтте. 13 нче гыйнвар көнне мәдәният йортында "Белая ночь" төркеме һәм биюче Наталья Григорьева катнашындагы концерт һәркемнең күңеленә хуш килде.Залдагы тамашачылар, җырларга ияреп, яшьлек елларына сәяхәт кылдылар. Алай гына да да түгел, һич тартынмыйча, рәхәтләнеп биергә дә чыктылар. Концерттан алган эмоцияләр, күтәренке кәеф тормыш мәшәкатьләрен онытырга ярдәм итте. Авыл халкы артистларны көчле алкышларга күмде, һәр чыгыш бик җылы кабул ителде. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.

