С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрлеләр һәм кунаклар иске Яңа елны билгеләделәр

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрлеләр һәм кунаклар иске Яңа елны билгеләделәр, үзәк чыршыны ябуда катнаштылар.

Мәйданда җылы һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Алып баручылар Кыш Бабай һәм Кар Кызы җыелганнарга бәхет һәм иминлек теләделәр.

Концерт программасын С.Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективлары һәм солистлары әзерләделәр. Алар: “Ля-ля-фа” балалар вокал-эстрада студиясе, “Туганайлар” керәшен җырлары фольклор ансамбле, мари җырлары «Эрвел», удмурт –  «Купанча», рус – «Былина» халык ансамбльләре, татар  эстрада ансамбле – «Талларым», «Аккорд» вокал төркеме, шулай ук солистлар Галина Богданова, Марианна Кузнецова, Лира Улько, Марина Комарова, Инна Килеева.

Салкын, буранлы көн шәһәрлеләргә киртә булмады. Алар үзәк мәйданда вакытларын хәрәкәттә үткәрделәр, артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, үзара аралаштылар, күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International