16 гыйнварда 84-нче яшенә җиткәнче татар халкының легендар җырчысы, РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат булды. Узенең уникаль аерылгысыз тембрлы тавышы белән күп кенә халык җырларын, татар композиторларының әсәрләрең, шулай ук хәзерге заман эстрада җырларын үзенең яраткан халкына ирештерде. Гомер буе татар дәүләт Филармониясендә җырчы булып, художество җитәкчесе булып эшләде.
Илһам Гыйльметдин улы – ул бер бөтен эпоха, татар халкының горурлыгы. Сөекле җырчыбызның моңнары тәэсирендә туып, үсеп, гомер иткән миллионнар бүген аннан аерылып калды, һәрбер татар өчен дә бу күтәрелмәслек авыр кайгы һәм югалту…
Илһам Шакиров гасырга бер генә дөньяга килә торган уникаль, даһи шәхес. Аның кабатланмаслык иҗаты халкыбызның милли үзаңын үстерү чарасы булып киләчәктә дә яшәр.
Илһам Шакиров менделеевлылар күңелендә дә мәңге сакланыр…
.jpg)