"Кар бабайның туган көне"

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 нчы январь  көнне Сәйтәк авылы клубында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  “Кар бабайның туган көне” исемле күңел- чу иртәсе узды.  Бәйрәмнең кунаклары тәрбияче Ефимова Л.М. белән берлектә  балалар бакчасына йөрүче балалар булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балалар өчен күп төрле уеннар әзерләде.  Алар  кар атышып уйнадылар, ак кәгазьдән кар йомарламнары ясап,  “Төз атучы “ уенында бик теләп катнаштылар. “Кар көрте” ннән сикерү һәм шуышып чыгу  ярышларында да сынатмадылар. Күмәк “Хат ташучы Кар бабай” мультфильмын карап,  музыкаль түгәрәк уенын башкардылар. Соңыннан Гизатуллина Я.Г. әзерләгән Кар бабай сүрәтен   төсле каләмнәр белән буядылар.  Кичәдә актив катнашкан өчен һәр бала татлы күчтәнәчләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International