Иске Гришкин авылы мәдәният йортында “Саумы Иске Яңа ел!” дип исемләнгән танып белү уен тамашасы үткәрелде. Бакча балалары Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергәләп төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Кыш Бабайга осталыкларын күрсәтеп күчтүнәчләр алдылар. Бәйрәмгә төрле әкият геройлары килеп балаларны шатландырдылар. Соңыннан китапханәдә балалар тагын бер кышкы әкият герое “Кар Бабай” (Снеговик) бәйрәме тарихы һәм кыш фасылын чагылдырган китаплар белән таныштылар.


