18 нче январь көнне Камай авылы китапханәсендә “Тылсымлы куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Китапханәче Гөлфидә Галимуллина җитәкчелегендә балалар пластик шешәдән ваза ясадылар. Бу эшләр балаларда зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек тәрбияли, матурлыкны тоя белергә өйрәтә.
.jpg)