Сәйтәктә Качману бәйрәме булды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

19 январь көнне Сәйтәк авылында Кач ману бәйрәме узды. Халыкта Кач манган су төрле авырулардан арынырга ярдәм итә, кешене яманнан саклый, тәнгә көч бирә дигән ышану яши. Бу көндә Сәйтәк авылында кунаклар бик күп булды. Аруланган суга кереп коенып чыгарга теләүчеләр дә табылды. “Тәнгә шулкадәр җиңеллек иңә, моны әйтеп аңлатып бетереп булмый”, — ди кышкы суыкта чишмә суында коенып чыгучылар. Аруландырылган чишмә суына авылдашлар белән беррәттән күрше тирә авыллардан да килделәр. Алабуга шәһәреннән авылдашыбыз туган як тарихын өйрәнүче Лидия Григорьевна Ломакина килде. Очрашу авыл клубында дәвам итте. Лидия Григорьевна авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. истәлекле китаплар бүләк итте. Авыл тарихы буенча куп кенә мәгълүмәтләр белән уртаклашты. Музей бүлмәсенә яңа материаллар өстәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International