27 гыйнвар көнне Енабердино авылы мәдәният йортында балаларга дискотека үткәрделәр. Төрле бәйгеләр, уеннар катнашучыларга бик ошады. Кичә ахырында балалар баллы бүләкләр белән бүләкләнделәр.