“Татьяна ач ишекләреңне”

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне Камай мәдәният йортында студентлар көненә багышланган “Татьяна ач ишекләреңне”дигән тематик кичә уздырылды. Кичәдә Камай мәктәбе укытучылары актив катнашты. Укытучылар үзләренең студент чакларын искә алдылар. Күңелләренә кереп калган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Алар белән бергәләшеп җыр конкурслары оештырдык, кызыклы сорауларга җавап таптырдык. Бәйрәмне чәй эчү белән тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International