25 май көнне Менделеевск районының барлык мәкткәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел мәктәпләрдән 441 укучы чыгарылды. Менделеевск районының башкарма комитеты җитәкчесе И.А. Привалов үзенең котлауларын 1-нче мәктәп укучыларына тапшырды. И.А. Привалов республикада барган зур төзелешләр – нефть эшкәртү һәм химия заводлары комплексы “Танеко”, Менделеевск районында аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы чыгара торган химия заводы комплексы – турында әйтеп үтте. “Бу заводларга югары квалификаликациялы кадрлар кирәк булачак, шуңа күрә без Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Сез югары уку йортларын уңышлы гына тәмамлагач, безнең районга кире кайтып, аның үсүенә, баюына үзегезнең өлешегезне кертерсез! Без Сезне көтәбез!” – дип тамамлады үз чыгышын Игорь Анатолий улы.