Ленинград батыр һәм данлы шәһәр!”

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

27 гынвар көнне Иске Гришкин китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан искә алу сәгате үткәрделәр. “Прорыв блокадного кольца”, “Дети блокадного Ленинграда” исемле документаль хроникаларны караганда күзләргә мөлдерәп яшь тыгылды. Шулай ук Ленинград блокадасында 27 көн булган Илкә авылында туган Хуснутдинов Муллагали абый турында искә алып хатирәләр белән уртаклаштык. Очрашу коточкыч вакыйгаларның корбаннарын искә алып, алар хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International