«Ленинград блокадасы балалары»

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

28 январь көнне Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ленинград блокадасы балалары” исемле батырлык дәресе үткәрделәр. Балаларга “Дети блокады” исемле видеоролик күрсәтелде. Презентация аша Таня Савичеваның ачы язмышы, ипи карточкалары, дошманның явызлыгы, “Яшәү юлы” турында тетрәнеп тыңладылар. Ленинград блокадасы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык.  Камалышта калган нәни кызчык турындагы Черкашиннның “Кукла” китабыннан өзекләр укыдык. Чара ахырында Икмәкмәккә һәрвакыт хөрмәт белән сакчыл карарга,  якты тормыш, тынычлык өчен көрәшкән сугыш каһарманнарын онытмаска дигән нәтиҗәгә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International