Алабуга – тарихи шәһәр
Менделеевск муниципаль районында “Балаларга өмет бүләк ит” акциясе узды. Чараның максаты яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, балаларда үз республикаларына карата мәхәббәт һәм горурлык хисләрен тәрбияләү, туган як тарихына кызыксыну уяту.
29 май көнне гаиләләре авыр хәлдә калган балалары өчен “Өмет яры” центры Алабуга шәһәренә экскурсия оештырды. 24 бала, иң элек, Суворов хәрби училищесын карап чыкты. Аннан соң экскурсия “Шайтан каласы”нда, “Хәтер мәйданы”нда һәм “Шишкин баусы”нда дәвам итте.
Алабуга шәһәреннән балалар яхшы эмоция һәм позитив энергия туплап кайттылар.
.jpg)