Драгунский әсәрләренең сере

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең 2 «А», 2 «Б», 2 «В», 2 «Г» сыйныф укучылары өчен(җитәкчеләре Захарова В. Ф., Краснова Г. Х., Сеина А. А., Васильев О. И.) В. Драгунскийның 105 еллыгына багышланган «Тайное становится явным »исемле интеллектуаль уен үткәрде.

Очрашу башында китапханәче Сырышева Т. Н. балаларны язучының биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырды. Күп кенә балалар өчен Викторның Нью-Йоркта тууы гаҗәеп булды. Мәктәптә Виктор барлык уеннарда да башлап йөрүче булган, тамашалар оештырган, куплетлар җырлаган, биегән. Виктор Драгунский үзенең беренче китабын 48 яшендә чыгарган. Ул “Он живой и светится” дип аталган. Әмма язучының иң яраткан, иң күп укылган әсәре “Дениска хикәяләре”.Бу әсәрнең  герое нинди дә булса уйлап чыгарылган малай түгел, вакыйгалар язучының улы Денис тормышыннан алынган. В. Ю. Драгунский китаплары балаларны игелекле, намуслы, батыр булырга өйрәтә. Балалар бик теләп уен сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр һәм үзләрен язучының иҗатын яхшы белүчеләр итеп күрсәттеләр. Иң активларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International