Кыш иленә сәяхәт

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Илнәт авылы китапханәсендә әзерләнгән “Кыш иленә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе могҗизалар һәм тылсымлылык дөньясына чумарга, балаларга бик күп кызыклы нәрсәләр өйрәнергә ярдәм итте, анда кыш турында шигырьләр, әкиятләр, хайваннар турындагы китаплары тәкъдим ителде. Китапханәче балалар язучыларының  әкиятләре турында сөйләде, “Чуртан кушуы буенча”, “Кышкы җәнлекләр”, С. Маршакның “Ел әйләнәсендә. Гыйнвар“, И. Бунинның “Урманнар энҗе сыкыда“, С.Есенинның  “Каен” шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International