Һөнәр – кулдагы алтын беләзек

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Песәй мәдәният йортына һәм авылы китапханәсенә кунакка «Чулпан» балалар бакчасы нәниләре һәм тәрбияче Хасанҗанова Гөлия апалары килделәр.

Китапханәче  Яраханова Рузалия китапханә буйлап экскурсия үткәрде, кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныштырды. "Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» танып-белү сәгате үткәрде. Балаларга укытучы, тәрбияче, табиб, полицейский һөнәрләре турында сөйләде. Популяр балалар авторы Ирина Солнышко «Играем в профессии» сериясеннән китаплар укыды. Балалар «Кем булырга телисең? " дигән мәсьәлә буенча фикер алышуда бик теләп катнаштылар. 

Мәдәният хезмәткәрләре иҗади һөнәрләр белән таныштырып, балаларга музыка уен коралллары турында сөйләделәр. Ф.Рәхмәтуллина малайлар-кызларны татар халкының милли киемнәре күргәзмәсе белән якынннан таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International