«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар, аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең МКУ китапханә-мәгълүмат үзәге  оештырды.

Акция кысаларында Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия «Сугыш мизгелләрен китапларда искә алу" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Акциядә Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Бу көнне китапханә стеналарында Б. Лавреневның «Разведчик Вихров», Ф. М. Семяновскийның «Повесть о фронтовом детстве» китапларыннан өзекләр яңгырады. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм  фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Укучыларга шулай ук «Көчле рухлы" күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International