Бөек Ватан сугышының курку белмәс батырлары

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында 4 февраль көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде.

Балалар “Салют, пионерия”, “Партизанка Лара”, “Куда летишь, журавлик” китаплары белән таныштылар. Герой пионерлар: Зина Портнова, Марат Казей, Лариса Михеенко, Володя Саморуханың батырлыклары турында белделәр. Алар җилкәсенә сугыш елларының авыр өлеше төшә. Алар ата – бабалары, абыйлары белән янәшә сугыштылар һәм батырлыклар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International