“Нина Павлова китапларын укыйбыз “ акциясе

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февраль Тат. Чаллы авыл китапханәсе “Нина Павлова китапларын укыйбыз“ акциясендә катнашты. Акциядә «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Яшь китап укучылар Нина Михайловна Павлова биографиясе белән таныштылар. Алар аның, иң беренче чиратта, күренекле галим булуы, күп еллар карлыганның яңа сортларын чыгару һәм өйрәнү белән шөгыльләнүе турында белделәр, моның өчен аны «Карлыган Королевасы» дип атадылар, ә буш вакытларында нәниләр өчен китаплар язды. Кычкырып уку өчен “Земляничка” әкияте сайланган иде, ул презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Әкият уку тәмамланганнан соң балаларга сорауларга җавап бирергә туры килде. Н.М.Павлова әсәрләре әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карарга, табигатьне яратырга һәм сакларга, һәр тереклеккә сакчыл карарга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International