“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясе

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсендә “Көчлерухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән акцияүткәрелде. 

Ватаныбыз тарихында булган ерак сугыш еллары турында тагын бер кат искә алдык. Бу авыр елларда халкыбызның каһарман батырлыклары турында бик күп әсәрләр язылган. А. Твардовскийның шигырьләрен, С. Баруздинның «Батальоны четверых» һәм С. М. Георгиевнең «Галина мама" хикәясен укыдылар. Акциядә 5 сыйныф укучылары Николаева Вика, Антонова Ульяна һәм Николаева Вероника катнашты. Кызлар алдан әзерләнделәр, бик матур һәм сәнгатьле итеп укыдылар. Сыйныфташлары аларны игътибар белән тыңладылар, соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International