4 февраль көнне Монай авылы китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «М. Пришвин хикәяләрендә тере дөнья" дип исемләнгән балалар язучысы көне үткәрде.
Михаил Михайлович Пришвин исеме балачактан һәркемгә «Кладовая солнца», «Говорящий грач», «Лисичкин хлеб» һ.б.хикәяләре авторы буларак таныш. Шулай ук китапханәче сөйләвеннән балалар язучы һәм аның иҗаты турында бик күп яңа һәм кызыклы фактлар белделәр. Танышу максаты –язучы буларак Пришвинның осталыгын ачу, кешенең һәм табигатьнең бердәмлеген күрсәтү, кешенең табигать язмышы һәм якыннарыбыз өчен җаваплылыгы турында уйлау иде. Китапханәче балаларга М. М. Пришвин нинди гаҗәеп кеше булуы, иң гадәти әйберләрнең матурлыгын ничек күрә алуы һәм аны укучыга күрсәтә белүе турында сөйләде.
.jpg)
.jpg)