Батырлар һәм кыюлар командасы

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсе 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучыларын (сыйныф җитәкчесе Кашапова Н.П.) А.П.Гайдарның тууына 115 елтулу уңаеннан, “Тимур һәм аның командасы” повесте буенча әзерләнгән, “Батырлар һәм кыюлар командасы” әдәби уенына чакырды.

Китапханәче Сырышева Т. Н. балаларны язучының тормыюлы белән таныштырды. Аркадий Петрович Гайдар-берничә буын балаларның иң яраткан  язучыларыннан берсе. Аның китаплары теләсә нинди шартларда үз-үзеңне дөрес тотарга, дуслык, яхшылык, тугрылык белән гадел яшәргә, Ватанны  яратырга һәм сакларга өйрәтә. Катнашучылар «Мозговой штурм», «Собери слово», «Чья это вещь», «Своя игра», «Заполни таблицу», «Определения»,  «Установи очерёдность» станцияләрен уздылар. Барлык сынауларны үтеп, команда тимурчыларның беренче слетының девизын белде: «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз – син бу дөнья өчен җаваплы». Очрашу ахырында иң активларга грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International