Үзәк китапханәнең уку залында 1 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен «Әфганстан күге астында» дип исемләнгән очрашу-кичә узды.
7 февраль көнне Үзәк китапханәдә мәктәп укучылары Әфганстан ветераннары Валерий Орлов һәм Александр Романов белән очрашты. Кунаклар укучыларга Әфган вакыйгалары тарихы турында сөйләделәр, хәрби хезмәттәге хатирәләре белән уртаклаштылар, бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Балалар аларның Әфганстанга ничек эләгүен, аларның нинди авыр шартларда яшәүләрен, буш вакытларында күңел ачуларын, шаяртуларын, шулай ук аларның сугыш елларын ничек узуларын ишеттеләр. Кичә геройлар башкаруында җырлар белән тулыландырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)