Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз

2019 елның 8 феврале, җомга

6 февраль көнне Монаш авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне кычкырып уку узды.

Акцияне үткәрү өчен «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшь разведчиклар һәм партизаннар, сугыш геройлары турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар актив катнашкан бу чарада укучылар герой-балаларның исемнәрен искә төшерделәр, аерым хезмәтләре, геройлык һәм батырлыклары өчен зур бүләкләр алуын белделәр. Акциядә Монашево урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International