Песәй авылы китапханәсе белән берлектә Песәй балалар бакчасы "Нина Павлова китапларын укыйбыз" акциясендә катнаштылар. Акциядә «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Акция кысаларында экологик сәгать «Королева смородины" һәм кычкырып уку үткәрелде. Китапханәче Нина Михайловнаның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аны "Королева смородины" дип атаулары турында белделәр, чөнки ул күп еллар карлыганның яңа сортларын өйрәнү һәм чыгару белән шөгыльләнә иде. Аның балалар өчен «Мышонок заблудился», «Земляничка», «Живая бусинка», «Загадка цветов», «Зимние гости», «Не видели - увидим» кебек әкиятләр һәм хикәяләр авторы булуын белделәр.
Кычкырып уку өчен хайваннар тормышы турында «Мышонок заблудился» һәм «Котята» китаплары сайлап алынды. Барыннан да бигрәк балаларга «Котята» әкияте ошады. Әкияттән балалар өч песи: Уголек, Огонек һәм Снежок турында белделәр. Әсәрне уку фикер алышу белән үрелеп барды. Балалар да үзләренең песи һәм этләре турында сөйләделәр. Чара ахырында яшь китап укучылар чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр һәм күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)