Татар Тәкәше бакчачылары клубы

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

 Татар Тәкәше бакчачылары орлыкларын барлый башладылар.

Бу көннәрдә уңган бакчачылар орлык сайлау белән мәшгульләр. Тиздән аларның яңа бакча сезоны башланачак. Киләсе елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан,  үсентене тәрбияләп үстерү шартларыннан тора. Яз җитүгә бакчачылар төрле яшелчә, чәчәк орлыкларын барлый башлый. Бигрәк тә аларның куллану вакытына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер культуралар озак саклана, кайберләре бер-ике елдан соң уңыш бирми. Орлыкны үзе әзерләүчеләр бар. Ә сатып алганда түбәндәгеләрне күз уңыннан ычкындырмагыз: орлык пакетында аны җитештерүче оешманың адресы, культураның исеме, сатуга чыгарылу вакыты, сорт исеме, орлыкларның күләме язылырга тиеш. Вакыты чыккан орлыктан яхшы үсенте көтеп булмый.Кызганычка каршы, базарларда намуссыз сатучылар да бар. Сатучыларның һәр орлыкка аның сортын һәм сыйфатын раслаучы документы булырга тиеш. Бу орлыкның безнең районга яраклаштырылганмы икәнен дә сорарга кыенсынмагыз, юкса уңышсыз калуыгыз бар. Сортлар һәм гибридлар арасыннан сайлаганда, гибрид орлыкларның уңышны тотрыклы бирүен, яхшырак үсүен, авыруларга һәм табигать шартларына чыдамлырак, җимешләренең тәмлерәк икәнен белү кирәктер. Әмма гибридлардан орлык алып булмый. Утырту материалын сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?  Орлыкларны чәчәргә ничек әзерләргә? Шундый кызыклы мәгълүматны Ахкиямова Тәслимә сөйләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International