“Карлсонны коткарыгыз!”

2012 елның 4 июне, дүшәмбе




Җәйнең беренче көне Халыкара балаларны саклау көнен бәйрәм итү белән башланды.

Бу көнне “Өмет яры” центры мөмкинлекләре чикләнгән (23 бала) һәм гаиләләре авыр хәлдә калган (37 бала) балалар өчен бәйрәм чарасы әзерләде.

Бу бәйрәмнең максаты бабаларның иҗади сәләтләрен ачу һәм араралашу күнекмәләрен үстерү.

Балалар үзәгеннән “Очарование” коллективы бию һәм вокаль номерлар белән бәйрәмне бизәп җибәрде.

Балаларга кунакка әкияти персонажлар килде. Алар сабыйлар өчен бик күп конкурслар әзерләп, балаларны әкият һәм тылсым дөньясына алып кереп, хәзинә табырга һәм Карлсонны явыз әкият геройларыннан коткарырга чакырдылар. Барлык балалар тылсымга күмелеп, шаян һәм шатлыклы атмосферага күмелделәр. Бәйрәм ахырында Карлсон аларга бүләкләр өләшеп чыкты һәм баллы тәм-томнар белән чәй эчергә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International