9 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан «Сандугач» I төбәкара вокаль-хор конкурсы оештырылды һәм үткәрелде. Вафирә Гыйззәтуллина. Район дәрәҗәсендә әлеге фестиваль 1990 елдан бирле үткәрелде, әмма төбәкара статуска быел лаек булды. Шуның аркасында иҗат коллективлары һәм солистлар саны шактый арткан. Алабуга, Әгерҗе, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы, Менделеевск кебек шәһәрләрдән күп санлы хорлар, ансамбльләр, солистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучыларның гомуми саны 500дән артык кеше тәшкил итте. Конкурс чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Түбән Кама музыка колледжының әйдәүче укытучылары керде. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм аларның чыгышы 19 февральдә 17.00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында узачак гала-концертта узачак. Хуш киләсез!
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)