Турай мәдәният йортында әфганчылар белән очраштылар

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

12  февраль көнне Турай мәдәният йорты, Тат.Ахтиял  һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырылды. Минехаматов Фоат Нурмөхәммәт улы армиягә кит­кән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде. Аның сүзләрендә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз белән горурланып яшәр­гә чакырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International