13нче февраль көнне Татар китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 7мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары белән узды.
Укучылар, китапханәче сөйләве һәм видеоязма аша, 9 ел 51 көн дәвам иткән Әфган сугышы, аның килеп чыгу сәбәпләре турында белделәр. Менделеевск районыннан әлеге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан әфганчыларның фамилияләре аталды, алар турында җыр тыңланды. Һәлак булган солдатларны искә алып, 1 минутлык тынлык игълан ителде.
Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариаты, Республика балалар китапханәсе, «Сугышчан туганлык» ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе бергәләп оештырган "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" республика конкурсында катнашучы, 6 нчы сыйныф укучылары, Әхмәтгәрәева Алинә һәм Шакирова Алинә үз иншаларын укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)