Җырларымда гомер юлларым

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

13 февральдә Камай авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.

Кичәдә Менделеев районы Үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Фархетдинова Райхана Ситдиковна В.Гыйззәтуллина турында җылы сүзләр әйтте. Җырчы турында видеоролик күрсәтелде. В.Гыйззәтуллина репертуарыннан “Талы-талы”, “Бондюг кызы Зиләйлүк”, “Зәңгәр күлмәк” , “Ай, былбылым” җырлары башкарылды. Килгән кунаклар җырчыга багышланган күргәзмә белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International