13 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында кече яшьтәге балалар өчен “Күпмилләтле Татарстан” дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Авыл клубы мөдире Я.Г Гизатуллина ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәменә әзерләнү кысаларында балаларны яшь үзенчәлекләрен истә тотып Татарстанда яшәүче төрле милләт халкы , туган авылы Сәйтәктә яшәүче милләтләр белән таныштырды. Милли курчаклар ярдәмендә балаларга һәр милләтнең кием үзенчәлекләре , ризыклары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирде. Нинди генә милләттән булсак та, дус-тату яшәргә кирәклеген аңлатты.
.jpg)
.jpg)