Песәй авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, кичә уздырылды. Башта шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация тәкъдим ителде. Китапханәче Розалия Яраханова әдипнең иҗатына күзәтү ясады,балалар арасында аның шигырьләрен матур уку буенча конкурс үткәрде. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина, үзенең Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада булуы турында, укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, шагыйрьнең мемориаль комплексында төшкән истәлекле фотоларны балалар хозурына тәкъдим итте. Очрашу ахырында "Ромашка" уены аркылы шагыйрь турындагы белемнәр ныгытылды.
Исеме моңга әверелгән шәхеснең иҗаты белән горурлану хисләрен укучыларның йөзләреннән укып була иде.


