16 нчы февральдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче һəм мəдəният хезмəткəре берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə һəм аныӊ «Моабит дəфтəрлəре» китабына 75 ел тулуга багышланган «Өзелгəн җыр эзеннəн» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.
Шагыйрьнеӊ китапларыннан «Муса Җəлил – үлемсез шагыйрь» исемле күргəзмə оештырылды. Китапханəче Ямалутдинова Фирзəвия Муса Җəлилнеӊ тормышы һəм иҗаты турында сөйлəде. Шагыйрь турында презентация күрсəтелде. Китапханəче «Яшьана», балалар «Кошчык», «Яз», Вəхшəт» һəм башка шигырьлəрен татар һəм рус теллəрендə сөйлəделəр.
.jpg)
.jpg)