Онытма безне, Ватан!

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

15 февраль көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Онытма безне, Ватан” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.

Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән солдатларга багышланган бу чарада Әфган сугышының килеп чыгу сәбәпләре турында видео күрсәтелде, Бәзәкә авылы әфганчылары – Р.Гильфанов, Р.Шакиров, Р.Ибатуллин, Р.Гильфанов, И.Бахтегараев турында сөйләнелде, Әфган сугышына багышланган шигырьләр һәм җыр тыңланды, китапханәче Ф.Башарова Ә.Гаффарның “771 аршын җир” хикәясеннән өзек укыды.

Ватанны саклау- ир-егетнең изге бурычы. Ләкин, безнең солдатларыбызның итеге беркайчан да читләр җирен таптамасын, аналаргаулларын армия хезмәтеннән исән-имин каршыларга язсын иде. Дәрес  шундый теләк белән  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International