16 февраль көнне Сәйтәк авылы клубында татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. Шагыйрь иҗаты буенча “Җырым белән җиңдем дошманны ” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды. Авыл клубы мөдире Гизаттуллина Я.Г. презентация аша шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды. Видеоязмада Муса Җәлилнең сабыйлар һәм өлкәннәр өчен язылган җырларын, шигырьләрен тыңладылар. Иҗаты буенча викторинада бик теләп катнаштылар.Җиңүчеләр билгеләп үтелде. Шунысы куанычлы, кичәдә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты белән таныш, хәтта яттан шигырьләрен сөйләделәр..Шулай булганда гына, аның иҗаты онытылмаячак, буыннан буынга тапшырылачак.
.jpg)
.jpg)