Татар халкының сандугачы

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

     15 февраль көнне татар халкының сандугачы булган җырчы Илһам Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубында мәшһүр җырчыны искә алып уттеләр.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авылдашларын презентация аша җырчының тормыш юлының  ихтибарга лаек булган   алты күренеше белән таныштырып узды.Катнашучылар  аның җырларын тыңладылар.Шунысын искәртеп китәсе килә, Илһам Шакиров татар халык җырлары белән беррәттән керәшен җыруларын да бик теләп башкарган.Катнашучылар “Җырны таны!”, “Җырны дәвам ит!” уеннарында үзләренең җырчының иҗаты белән никадәрле таныш икәнлекләрен күрсәттеләр.Өлкәнрәкләр хәтта кайбер җырларына кушылып җырладылар да. Соңыннан аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча башваткыч чиштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International