Иң яхшы чигелгән сөлге – Сабантуй батырына!

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе




Иң яхшы чигелгән сөлге – Сабантуй батырына!
Икенче ел инде Менделеевск шәһәренең Үзәк базарының җитәкчесе Иляс Вәлиев сөлгеләр чигү буенча конкурс уткәрә. Конкурска ул сөлгеләрен дә, җепләрен дә һәм катнашучыларга бүләкләрен дә бирә.
5-нче июнь көнне “Яшьлек” район мәдәният йортында конкурсның финалы узды. Анда Балалар иҗаты үзәгеннән 10 бала катнашты. Җиңүче булып Малинов Саша (укытучысы Малинова М.Н.), апалы-сеңелле Бобылева Әлинә һәм Сабина, җиденче сыйныфта укучы Низамова Альбина (укытучысы Ахмадуллина З.Р.) танылдылар. Икенче урынны Снадина Луиза, Юшкова Настя һәм Сбоева Маша (укытучылары Малинова М.Н., Әхмәдуллина З.Р. һәм Габдрахманова Л.М.) яуладылар. Өченче урынны Ахунова Юлия, Мессеева Настя, Хадеева Эллина һәм Черемных Элеонора эшләре алды.
Барлык катнашучылар призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International