Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка” бакчасы балаларын герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.
Балаларга фотосүрәтле слайдлар аша шагыйрьнең балалык еллары, кечкенә Мусаның яраткан шөгыльләре, беренче шигырьләре турында сөйләде. Тәрбиячеләр Иванова Э.Г., Молчанова А.Р. “Карак песи”, “Минем этем” шигырьләрен кычкырып укып, эчтэлеге буенча фикер алыштылар. Балалар “Кызыл ромашка” шигыре буенча төшерелгән мультфильм карагач туган хисләре белән уртаклаштылар.
.jpg)
.jpg)